албит резюме башкарылган эшләр хезмәтләр һәм бәяләр проектлар

Казанның инглиз телле мәгълүмати FM-радио проекты

Проект үзләренең гыйлми мөмкинлекләр капиталны нәтиҗәле куллану аркылы халыкара дәрәҗәдә көндәшлек сәләтенә ирешүгә ашкынучы яшьләр өчен озын мөддәтле лингвистик һәм мәдәни ярдәм мохитне булдыруга юнәлдерелгән. Бу мохитне FM дулкынларда инглиз телендә белем, мәдәни һәм мәгълүмати эчтәлекле радио тапшыруларны тәкъдим итүче җирле станция оештыру аркылы булдырырга мөмкин. Төрле мәсъәләләрдә чыккан сорауларны чишү турында фикерләр, идеялар, алдынгы халыкара тәҗрибәләргә даими элемтә күперен оештыру - җирле яшьләрнең шәхси гыйлми һәм социаль капиталын үстерү аркылы регионыбызның үсешенәдә уңышлы йогынты ясый алачак. Төп аудитория - мәктәпнең соңгы классларында һәм югары уку йортларында укучы яшьләр, шулай ук яшь белгечләр.

Таләпләр: Бу аудиторияның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәр озын мөддәтле программаларның чагыштырмача түбән керү барьеры һәм югары чыгымнар/нәтиҗәләр нисбәте булуы шарт.

Гамәлгә ашырылу: әлегә эчтәлекне FM радио ешлыкларда тапшыру халыкның иң актив һәм мобиль, вакытларын нәрсә белән тутыруны һәм көчләрен кай юнәлештә куллану турындагы төрле фикерләренә бай булган өлешенә ирешүнең иң кулай юлы.

Эчтәлек: Станция инглизчә сөйләүче илләрдәге үз халкына юнәлдерелгән, Интернеттан бушлай mp3-подкаст килешендә тыңлап/йөкләп булган белем, фәнни, мәдәни һәм мәгълүмати программаларны тапшырачак. Инглиз телендәге программалар максатчан аудиторияның зур өлешенең игътибарны җәлеп итү алачак дип көтелә. Көчле яклардан - барлык кешеләрнең диярлек инглиз телне белү карьераның уңышы өчен өстенлекләр бирүен аңлавы, шулай да инглиз телендә Төрле югары сыйфатлы программаларның йөкләү өчен бушлай булуларын атап була. Тапшыру өчен Россия Федерациясе һәм чит илләр радиостанцияләр инглиз телендә әзерләнгән, станциянең форматына туры килгән материаллар кулланачак - NPR.org (берләшеп халыкара стандартларда иң эре хосусый яки дәүләт карамагында булган медиакорпорацияләргә көндәшлек күрсәтә алырлык программаларны әзерләүче АКШның бәйсез җирле радиостанцияләр челтәре), Би-Би-Си, Америка авазы, Австралияның Эй-Би-Си һ.б.

Потенциаль партнерлар: Россия Федерациясендәге инглизчә сөйләүче илләрнең илчелекләре, Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы, Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карамагындагы халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча агентлыгы, потенциаль тапшыручылар.

Республикада доминант халык төркемнәре сәбәпле дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән ике тел (татарча һәм русча), толерант килеш үсеп торган булган мөселман һәм христиан мәдәниятләре булу сәбәпле - Татарстан шундый "пилот" проекты өчен иң уңайлы урын. Җирле мәсъәләләрдә уңайлы йогынты булудан тыш Татарстанның тышкы икътисади элемтәләрдә нык катнашучы регион булуы проектның Казан хакимиятләренең сәяси яклау күрсәтү яклы булуларын аңлата.

Әлегә Казанда иярчен антенналар һәм кабель телевидение кулланучылардан тыш инглизчә сөйләүче хәбәрләр һәм яңалыкларны анализлау каналлардагы мәгълүматка киң җәмәгатчелекнең ирешүе авыр. Тиз Интернет әлегә кыйммәт, кәрәзле Интернет (G3/UMTS стандартлары) элемтәләре тотрыклы түгел, тәэмин итүче кәрәзле аппаратлар да кыйммәт кала.

Проект мохитен анализлау

Инглизчә белү әлегә хөкүмәт секторында карьераны үстерү өчен дефакто өстенлек булуы дип санала - шәһәр меры һәм республика Премьер-министры һәм аларның хезмәткәрләре бу мәсъәләдә үрнәк күрсәтәләр. Татарстан Республикасының беренче Президенты күп тапкыр Татарстан халкы үз шәхесен саклау белән халыкара дәрәҗәдә көндәшлек итерлек сәләтләрен үстерергә кирәклеген ассызыклаган иде. Бу максатка ирешү өчен ул Татарстанның яшьләренә 3 телне яхшы үзләштерергә киңәш иткән иде: татарча, русча һәм инглизчә, һәм республика хөкүмәтеннән бу юнәлештә ярдәм күрсәтүче чараларны үзерләргә таләп иткән иде. Татарстан хүзерге вакытта югары уку йортлары студентлары, яшь фәнсар һәм специалист белгечләрнең чит илләрнең укыту программаларында катнашулары өчен стипендияләр бирә. Ләкин бу айсбергның су өстендәге өлешнә генә җитәрлек.

Барлык чит илләргә укуга җибәрү программалары махсус сәләтләре/тәҗрибәләре булган шәхесләр төркемнәренә юнәлгән. Бюджетлар чикле булу сәбәпле, финалистлар саны катнашканнарга карата күпкә азрак, димәк күп кешеләр кирәкле дип билгеләнгән тәҗрибәләрне алуга ирешә алмый. Шулай да, республикабыз кешеләренең күбесе чит илләрдәге мәдәни контекст белән таныш булмавы сәбәпле, бу программаларда катнашкан вәкилләрнең кире кайткач оештырылган "тәҗрибә уртаклашу" чаралары гадәттә мәгълүмат тарату белән генә чикләнә. Бу мәсьәләне лингвистик һәм мәдәни контекст тудыручы даими эшләүче белем бирүче радионы оештыру белән зур дәрәҗәдә чишеп була. нәтиҗәдә, тәҗрибә уртаклашу чараларында катнашкан кешеләргә махсус якларны үзләштерергә күпкә җиңелрәк булачак, алар яңа мәгълүмати мохиттән тирәнрәк файдалана алачаклар.

Әлегә Россиядә чит ил радио тапшыруларны чагыштырмача җиңел килеш тыңлап булган бердән бер шәһәр - Мәскәү. Анда кайбер күчереп йөртелә торган радиоалгычларда тыңлап булган AM урта дулкыннары ешлыкларында Би-Би-Си (БөекБритания), РФИ (Франция) һәм Дойтче Велле (Германия) үз тапшыруларын дәвам итәләр. АКШның Россия радио базарында иң эре катнашуы АКШ Конгрессы тарафыннан финансланган Ирекле Аурупа/Азатлык радиосы челтәренең Рус телле хезмәте аркылы урын ала - Мәскәүдә AM ешлыкларында, бөтен дөньяда исә кыска дулкыннарда, Интернетта һәм иярчен аркылы көнгә 24 сәгать/атнага 7 көн тыңлап була. Ирекле Аурупа/Азатлык радиосының Татар-Башкорт хезмәтенең көнлек бер сәгатьлек программасы Прага шәһәрендәге баш фатирыннан кыска дулкыннар, Интернет һәм иярчен аркылы тапшырыла.

Казанда киң таралган FM ешлыгында тапшырулар чыгаручы бердән бер чагыштырырлык форматта (яңалыклар һәм сөйләшүләр) эшләүче Россияда оештырылган радиостанция - хосусый рус-телле “Мәскәү кайтавазы”. Шулай ук җирле базарда яңалыклар/мавыктыру форматындагы күп санлы башка хосусый радиостанцияләр эшли, аларның күбесе Мәскәүгә карый. Татар телендә чагыштытырлык форматта (яңалыклар/мавыктыру/мәдәният) эшләүче бердән бер Яңа Гасыр радиостанциясенең эшчәнлегенең зур өлеше республика бюджетыннан финанслана. Махсус балаларга юнәлдерелгән белем бирү/мавыктыру сегментында бердән бер Россия катнашучысы - Детское радио, Би-Би-Си хезмәтенең балалар өчен әзерләнгән BBC for Kids кебек рус телле эчтәлек тәкъдим итә.

Казан ягы 2005нче елда үткәрелгән меңеллыкны бәйрәм чаралары заманында Владимир Путин тарафыннан беренче тапкыр кулланылган "Россияның өченче башкала" статусын ныгытырга торыша. Бренд Россия патент ведомствосы тарафыннан рәсми буларак 2009 елның 2нче апрель көнне расланды. Җирле хәкимиятләре шәһәр һәм республиканың көндәшлек сыйфатларын мөмкин кадәр үстерергә торышалар. Татарстанда Россия регионнары арасында беренче Е-хөкүмәте проекты, алдынгы техно- һәм инновация парклар эшли, күбәя торган Россия буе һәм халыкара чаралары уза. Киләсе зур проект - 2013нче елның Универсиада (Халыкара ЮУЙ студентлары спорт уеннары) - шәһәргә бер вакытта 100,000 дән артык кунаклар китерәчәк. Шулай ук Казан Россияның дефакто мөселман башкаласы - Россия Ислам Университеты урнашкан һәм еллык Алты Минбәр халыкара кино фестивале уздырылган урыны. Казанның элекке шәһәр башлыгы әлегә Ислам конференциясе оешмасында Россияның (күзәтүче әгъза) даими вәкиле буларак хезмәт итү.

Ераграк киләчәктә әлеге проектның шәһәр кешеләре һәм кунаклары өчен инглиз телендә җирле хәбәрләрне әзерләү, соңыннан аларны дөньяга Интернет аркылы тарату белән дә үсеш алуы мөмкин.

Проект планлаштыру дәрәҗәсендә, өстәмә эзләнүләр таләп итү. Барлык тәкъдим һәм искәрмәләрегез файдалы булыр.

Проект авторы Фәрһад Фәткуллин

Locations of visitors to this page

©2002-2010 Фәрһад Фәткуллин - эзлекле һәм синхрон сөйләм тәрҗемәчелеге.

Hosted by uCoz