албит резюме башкарылган эшләр хезмәтләр һәм бәяләр проектлар

 

Андрей Павлович Чужакинның

тәрҗемәчелекнең гамәли теория һәм практикасына багышланган осталык классы Казанда 2009 елның 13-14 ноябрь көннәрендә ИСГЗ тәрҗемәчелек факультеты нигезендә узды. Оештыру эшләрен ИСГЗ ректоры, "Lingvo-Elite" тәрҗемәчелек бюросы һәм сезне ихтирам ит?че :).

Бу вакыйга чикләрендә Чужакин әфәнденең тәҗрибәсен кулланып шәһәребезнең беренче гамәли язулы һәм сөйләм тәрҗемәчелек конференциясе уздырылды - Казандагы профессиональ эшчәнлек мөсъәләләре тикшерелде. Бу дискуссия нәтиҗәсендә Татарстан тәрҗемәчеләр форумы платформасын булдыру турында килешенде.

Вакыйгада катнашучылар исемлеге (русча, *.pdf 140Кб)

Тикшерелгән төп мөсъәләләре:
1) тәрҗемәчелек - махсус яклары, кыенлыклар һәм типик хаталар
2) тәрҗемәчелектә Аурупа стандартлары
3) тәрҗемәчелекне укыту
4) Туган тел
5) Гамәли тренинг
6) тәрҗемәчелеккә әзерләнү, эшчәнлекне оештыру һәм клиентлар белән мөгамәлә

Семинарлар һәм осталык класслары дәвамында тәрҗемәчелек буенча дәреслекләр һәм башка укыту материаллары тәкъдим ителде, тәрҗемәчеләрнең эшчәнлеге турында фильмнар күрсәтелде. Семинарларда барлык ике көн катнашучыларына сертификатлар бирелде. Озакламый вакыйга турында хисап нәшер ителәчәк.

Андрей Павлович Чужакинның шәхси веб-төене

Locations of visitors to this page

©2002-2010 Фәрһад Фаткуллин - эзлекле һәм синхрон сөйләм тәрҗемәчелеге.

Hosted by uCoz