албит резюме башкарылган эшләр хезмәтләр һәм бәяләр проектлар

Яшь тәрҗемәчеләрне Татарстанга файда белән укыту

Проект Казан һәм башка Татарстан калаларының югары уку йортларының тәрҗемәчелек факультетларының соңгы курс укучыларының дәүләт стандартына кергән мәҗбүри практика, курс һәм диплом эшләре кысаларында региональ хөкүмәт агентлыкларының веб-төен битләрен һәм яңалыклар тасмаларын инглиз теленә тәрҗемә итеп баруга юнәлгән. Проект агентлыкларның яңалыклар тасмаларын тәрҗемә итү җаваплалыкны контракт нигезендә Татарстанның ЮУЙларның профиль факультетлар катнашкан консорциумга тапшыруны күздә тота.

Катнашучы тәрҗемәчелек факультетларны, аларның потенциаль партнерларны билгеләү, планын һәм процедураларын җитештерү зарур.

Потенциаль клиентлар исемлеге:

* Татарстан Республикасы Президенты Аппараты

* ТР министрлар кабинеты

* ТР министрлыклары (18)

* ТР агентлыклары (3)

* ТР хөкүмәтенең махсус ведомстволары (12)

* ТР министрлар кабинеты буенда эшләүче оешмалар (10)

* ТР министрлыклары буенда эшләүче оешмалар (10)

Тәрҗемәче - үзенең туган теле һәм чит ил тел(ләр)ен оста белүче, укымышлы, тәрҗемә ителәчәк мәсъәләләрне якшы аңлаучы һәм мөмкин кадәр күп төрле тәрҗемәчелек тәҗрибәсе булган белгеч. Шундый белгечләрне әзерләүдә күп төрле якларын истә тотарга, аеруча зур игътибар практикага юнәлүенә булырга тиеш.

Татарстанның барлык уңышларны һәм киләчәккә бәйле мөмкинлекләрне күрсәтү ТРның регионның көндәшлек сәләтен үстерүгә юнәлгән стратегик үсеш программасының әхәмиятле бер өлеше. Татарстанның хөкүмәт агентлыклары үзләренең алдынгы белгечләрен республиканың алга таба үсешен тәэмин итү белән шөгыйлләнүләре өчен бушатыр өчен озын мөддәтле ышанычлы чишелешләрнең табылуы белән кызыксыналар.

Барлык тәкъдим һәм искәрмәләрегез файдалы булыр. Проект авторы Фәрһад Фәткуллин

Locations of visitors to this page

©2002-2010 Фәрһад Фәткуллин - эзлекле һәм синхрон сөйләм тәрҗемәчелеге.

Hosted by uCoz