ФӘТКУЛЛИН Фәрһад Hаиль улы

кәрәзле телефон: +7.927.4158066 (Казан)

email: frhdkazan@gmail.com

албит резюме башкарылган эшләр хезмәтләр һәм бәяләр проектлар

Күрсәтелгән хезмәтләр төрләре:

* Эзлекле сөйләм тәрҗемәчелеге – сөйләгән кеше җөмләләр яки фразалар арасында калдырган паузалар эчендә тәрҗемә итү. Бер тәрҗемәче таләп ителә.

* Синхрон сөйләм тәрҗемәчелеге – тәрҗемә чыгыш ясаучы сөйләгән үк вакытында кылына (тәрҗемәче чыгыш ясаучы белән "бергә", берничә сүзгә артта калып сөйли). Җыелышта катнашучылар тәрҗемәне үз колакчыннарыннан тыңлыйлар. Ике тәрҗемәче һәм җиһазлар (тәрҗемәчелек кабинасы, конференция системасы, радио тапшыручы/алгычлар) таләп ителә.

* Шушотаж – җиһазларсыз "пышылдау" синхрон тәрҗемәчелеге. Уңайлы килеш 1-2, төркем буларак утыртылганда максимум - 4-5 катнашучыга хезмәт күрсәтү мөмкин. Бер тәрҗемәче таләп ителә.

Тәрҗемәченең клиент карамагында үткәрелгән вакыт өчен түләнелә. Минималь заказ - 2 сәгать, "опт" пакеты - ярты көн яки тулы көн.
Хезмәт өчен бәяләр, мең сум

  Сәгатьлек Ярты көн
 (4 сәгать яки азрак)
Көн
(8 сәгать яки азрак)
Эзлекле 1,5 4 8
Синхрон 3 10 20
шушотаж 4 13 26

Өстәмәләр:
•  Һәр өстәмә эш сәгате Сәгатьлек хакы буенча түләнелә
•  Шимбә-якшәмбе, рәсми ял көннәре, иртәнге 8:00'гә кадәрге яки кичке 18:00'дан соң эшләү — +50%.
•  Казан тышында эшләү (ярты яки тулы көн түләү базасы+):
- Татарстан эчендә: +3 мең сум
- Россия Федерациясе эчендә: +5 мең сум
- чит илләрдә: +10 мең сум
•  Трансфер һәм ашау-өчү клиент җилкәсендә

Тәрҗемәче бурычы:
•  югары профессиональ дәрәҗәдә тәрҗемә итү;
•  чарага клиент тәкъдим иткән материаллар буенча әзерләнү;
•  чараның башлануы алдыннан 15 минут әүвәл урында булу;
•  форс-мажор шартлары чыгуы турында вакытлы хәбәр итү, кирәк булса - башка югары квалификацияле тәрҗемәчеләр арасыннан үзенә алмаш тәрҗемәчене киңәш итү.

Түләү юлы :
•  Фаткуллин Ф.Н. индивидуаль эшкуарының банк хисабына акча күчерү яки кассасына саф акча белән түләү.
•  Фаткуллин Ф.Н. индивидуаль шәхес буларак контракт нигезендә саф акча белән түләү.
•  Yandex-Деньги электрон акча күчерү система аркылы түләү.

Аңлашма һәм акт үрнәге.

Финанс/оештыру мәсъәләре буенча ярдәмче - Роза Габдуллина, (843) 2391934 яки +7.927.0391934
 

Locations of visitors to this page

©2002-2010 Фәрһад Фаткуллин - эзлекле һәм синхрон сөйләм тәрҗемәчелеге.

Hosted by uCoz