албит резюме башкарылган эшләр хезмәтләр һәм бәяләр проектлар

Күп-теллелек: файдаларын аңлаудан аларны куллануга

Һәр бер тел уникаль булу сәбәпле, кулланганыбыз тел фикерләү ысулыбызга махсус йогынты ясый дип санала... Шулай ук, һәр бер кешенең шәхси "лингвистик имзасы" булган сүзләр байлыгы (шәхси лөгать) һәм грамматик төзелешләрен куллануы билгеле.

Бу тел(ләр)не тормышыбыздагы төрле тәҗрибәләр аркылы үзләштерүебезгә ишарә ясый (тәҗрибә аңыбызны һәм лингвистик сәләтләребезне билгели, сүзләр һәм грамматик төзелешләре исә бер тамга гына дигән фикер), шулай ук галәмебезнең хәленә тәэсир иткән механизмнарны һәм булган мөмкинлекләрне күрү һәм куллана алу көчебезне лингвистик сәләтләребезне үстерү аркылы ныгыта алуыбызны да аңлата (тел/мәдәниять компонентлары - программа тәэминатының элементлары, һәм аларга үзгәртүләр кертү җитештерүчәнлегебезне үстерә ала дигән фикер).

Әлегә лингвистика белеме сүзләр телне кулланучылар арасындагы оешкан "килешү" нигезендәге теге яки бу мәгънәләрне билгеләргә ярдәм итүче тамгалар гына дип тасвирлый. Бу килешүнең тотрыклылыгы киң җәелгән гамәли стереотипик фикерләр өчендә нигезләнүе уйланыла. Кешелекнең тарихында сүзләр асылы күпкә байрак икәненә ишарәләр төрле галимнәр эшләрендә күзәтелә. Мәсәлән, Гайнулла Ф. Шәйхиевның тел авазлары белән бәйле эзләнүләре аларның мәгънә ташуларына игътибар җәлеп итә. Һәр бер җәмгыять үз карашлары нигезендә төрле объект яки вакыйганың аңларына алынган якларын сүрәтләүче авазлардан махсус тамга(лар) булдырган.

Һәр аерым тел авазының гади мәгънәне тасвирлау концепциясе киң кулланырлык практик мөмкинлекләрне ача. Кулланылган авазларны телнең геннары дип билгеләп була. Алар - сөйләүче аңының тирәнлегендә урын алган төп белем блоклары. Аларның төрле комбинацияләре (сүзләр) кешеләр җәмгыятләренең формалашу дәвамында билгеләнгән нечкәрәк мәгънәләрне тасвирлау өчен булдырыла, грамматик төзелешләре исә - фикерләү схемаларын чагылдыра.

Шәйхиев әфәнденең ачышы өр яңа, әлегә өйрәнелмәгән бер дөньяга ишекләрне ача. Тел:
а) кулланылганда - безнең әлеге мизгелгә кадәр туплаган тәҗрибәләребезне күрсәтә,
б) ишетелгәндә яки укылганда - безнең аңыбызга тәэсир итүче һәм киләчәк тәҗрибәләребезне билгеләүче фактор була.

Шәйхиев әфәнденең төрле телләрнең тел авазлары карталарына нигезләнгән аналитик эшләре алдан ясалган гипотезаларның дөрес булуын раслады һәм алга таба ясалырга тиешле тикшеренүләр юлын билгеләргә ярдәм итте.

Нигә фән һәм гыйлем белән кызыксынганнарына бу мәсъәләдә тикшеренүләрне дәвам итәргә кызык була ала?

Тел генетикасы белән таныш булу кешеләргә түбәндәге өлкәләрдә күпкә көчлерәк булган ассоциатив хәтер/фикерләү механизмнарны кулланырга мөмкинлек бирәчәк:
a) баш миеләребездә яңа нейрон юлларны булдырып, хәтер көчебезне, мәгълүматны искә төшерү һәм аның белән операцияләр тизлеген үстерү, һәм миенең картаелуын акрынайту яки тулысынча юл куймау,
б) кеше холкын, мөмкин булган үз-үзен тотыш сценарийларны фаразлау һәм үзгәрешләрне күзәтеп бару - авазлар һәм аларның композицияләре, шулай ук еш кулланылган грамматик төзелешләре нигезендә,
в) өстәмә когнитив технологияләрне җитештерү һ.б.

Бу юнәлештә алга китүгә төркем һәм шәхси дәрәҗәдә башкарылган системалы чаралар аркылы ирешергә була - һәр көн мөмкин кадәр күп төрле телләр куллану (төрле авазлар һәм грамматик төзелешләре) һәм сүзләр һәм аларның комбинацияләрендәге аерым авазларга игътибар итү.

Бу мәсъәләдә белем базасын түбәндәге адымнар аркылы үстереп була:
а) барлык авазларны каплаган картаны, аларның индивидуаль мәгънәләрен һәм комбинация кагыйдәләрен аңлатучы документ әзерләү,
б) сөйләмне тану програм тәэминаты һәм югары җитештерүчәнлекле санак куллану аркылы шәхеснең сөйләмендә гөмуми кулланылган авазлар схемаларны билгеләүне һәм анализлауны автоматлаштыру.

Проект планлаштыру дәрәҗәсендә, өстәмә эзләнүләр таләп итә. Барлык тәкъдим һәм искәрмәләрегез файдалы булыр. Татарстан түбәндәге сәбәпләр өчен киләчәк тикшеренүләр өчен уңайлы платформа була ала: халкының зур өлеше ике дәүләт телендә (татарча һәм русча) сөйләшә, һәм Республиканың беренче Президентының киләчәккә таба юнәлгән таләбе буенча - татар илендәге укыту системасы яшьләрне өч телне үзләштерүгә ("татарча, русча һәм инглизчә") әзерләргә тиешлеген билгеләгән иде. Соңгысы өлешчә Казан инглиз-телле FM-радио проекты тарафыннан да тәэмин ителә.

Проект авторы Фәрһад Фаткуллин

Locations of visitors to this page

©2002-2010 Фәрһад Фаткуллин - эзлекле һәм синхрон сөйләм тәрҗемәчелеге.

Hosted by uCoz